Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә? (атналык гороскоп)

8- 14 январь КУЧКАР (21.03-20.04)ларга җиң сызганып эшкә керешергә һәм максатка ирешергә вакыт. Бу аерым бер профессиягә генә кагылмый. Шәхси тормышта, спорт өлкәсендә яки карьера баскычында да үсү мөмкинлеге бар. Тормышыгызда иң мөһим вакыйга булырга тора, читтә йөреп бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга рухи яктан үсәргә киңәш итә йолдызлар. Үз...

8- 14 январь
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга җиң сызганып эшкә керешергә һәм максатка ирешергә вакыт. Бу аерым бер профессиягә генә кагылмый. Шәхси тормышта, спорт өлкәсендә яки карьера баскычында да үсү мөмкинлеге бар. Тормышыгызда иң мөһим вакыйга булырга тора, читтә йөреп бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга рухи яктан үсәргә киңәш итә йолдызлар. Үз үзегезне камилләштерү буенча шактый тир түгәргә туры килер. Остазыгыз һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Атна сәяхәт итү, чит төбәкләр мәдәнияте, гореф-гадәте белән танышу өчен уңай вакыт. Чит телне үзләштерүчеләргә барлык юллар да ачык, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрне онытылмаслык мизгел, күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр көтә. Адреналин эзләп бәлага тармагыз. Иң яхшысы - экстремаль спорт төрләре: таудан чаңгыда яки тимераякта шуу, автоузышлар, кыргый җәнлекләргә ауга чыгу белән шөгыльләнегез. Ялгызларны интим очрашулар, күңелле вакыйгалар көтә.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар гаилә учагын саклап калу өчен тырышыр. Үзара аңлашып, бер-береңә хөрмәт белән карап мәхәббәттә яшәгәндә генә гаилә төзек булуын истән чыгармагыз. Бер берегезгә юл куярга өйрәнегез. Мөнәсәбәтләре ныклы булганнарга никахны теркәргә киңәш ителә. Бала тәрбияләүгә җитди карарга тырышыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нардан сәламәтлекләренә игътибарлы булу сорала. Югыйсә вирус эләктереп авырып китүегез ихтимал. Иммунитетны күтәрү өчен җиләк-җимеш ашарга, витаминнар эчәргә кирәк. Иртән гимнастика ясау, бүлмәне җилләтү, чыныгу кебек гади киңәшләрне башкарсагыз чиргә бирешмәссез. Йорт хайваны сатып алыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга илһам килер, мәхәббәткә сусаган күңелләре иҗатка тартылыр. Гашыйклар исә сөйгәннәрен шатландыру өчен барысына да әзер булыр. Якыннарыгызга сюрприз яки бүләк ясап куандырырга онытмагыз. Концерт, дискотека яки башка төр күңел ачу чараларына барып ял итеп кайтыгыз. Имиджны үзгәртү өчен дә яхшы вакыт.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр атнаны якыннары белән күңел ачып уздырыр. Әмма эш турында да онытып җибәрмәгез. Ялда булучыларга өйдә тәртип урнаштыру, фэн-шуй кагыйдәләренә таянып, йортыгызга ремонт ясау уңай нәтиҗә бирер. Ялларны тәм-томнар пешереп, кунаклар кабул итеп үткәрегез. Балаларыгыз белән урамга чыгарга да онытмагыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга тирә яктагы кешеләр белән аралашырга өуйрәнергә кирәк. Ярдәм сорасалар, баш тартмагыз, кулыгыздан килгәнчә булышырга тырышыгыз. Эшлекле сәфәр, сәяхәткә чыгулар көткән нәтиҗә бирер. Тик масаерга ашшыкмагыз, тормыш бер битен үптерсә бер күтен үптерә дигәнне истән чыгармагыз. Сабыр булыгыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларның башы финанс өлкәсенә кагылышлы сораулар белән каткан. Тырышлык, эшсөючәнлек һәм максатчанлык - сезнең төп корал. Чыдамлык һәм тырышлык уңай нәтиҗә бирер. Кул кушырып утырыр чак түгел. Уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Әмма юк-барга сарыф итмәгез. Алда уйланмаган һәм көтелмәгән чыгымнар көтә.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә үзләрен кулга алып, җаваплы адым ясарга вакыт. Идеяләрегез белән уртаклашырга ашыкмагыз, эшегезгә аяк чалып куюлары мөмкин. Үз-үзегезне камилләштерергә кирәк дип фаразлый йолдызлар. Дуслар һәм якыннарыгыз киңәшенә таяна аласыз. Гаиләдә гадәттәгечә тыныч гармония хөкем сөрә.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар тынычлык кирәк. Әмма ялгыз калып уйларны тәртипкә китерергә ирек бирмәүләре мөмкин. Шулай да сабыр булырга тырышыгыз. Табигый булмаган серле могҗизалар белән кызыксынсагыз, бераз китап укып алыгыз. Тынычлану өчен йога, медитация, спорт белән шөгыльләнү сез көткән нәтиҗәне бирер.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларның тыныч кына барган тормышы кискен үзгәрергә мөмкин. Яңарыштан куркып калырга түгел. Дуслар күбәеп китәр. Клубка, концертка, кинога бару кәефегезне күтәрер. Интернетта, социаль форумнарда үзегез өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупларсыз. Атна маҗараларга бай булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев