Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Буран һәм көчле җил Татарстаннан китәргә җыенмый

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Бүген һәм иртәгә Татарстанда тагын һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

21 гыйнварда кичен, 22 гыйнварда төнлә һәм иртән республикада урыны белән янә буран була, күз күреме бер-ике километрга кадәр начараячак.

Моннан тыш, көчле җил, ул төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрдан 21 метрга кадәр тизлектә (Казанда — секундына 18 метрга кадәр) фаразлана.

Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новостига белдергәнчә, Идел буеның көнчыгышында һәм Уралда, шулай ук Себернең көнчыгышында сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 20-25 градуска кадәр кинәт суыта.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев