Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла

2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү, илкүләм проект программасының гамәлгә ашырылу барышы хакында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Тавыш бирүгә 274 иҗтимагый киңлек һәм 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә.

«Алдагы елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегалды территорияләре өчен Татарстан халкы ТР дәүләт хезмәтләре порталында 2024 елның 30 апреленә кадәр тавыш бирә ала. Әлеге программа белән барлыгы 9 ел эчендә (2015 елдан 2023 елга кадәр) 398 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән, шуларның 225 объектында эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында оештырылган, федераль һәм республика бюджетларыннан 23,9 млрд сум кулланылган», — дип хәбәр итте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Тавыш бирүгә тәкъдим ителгән иң күп объектлар (24 территория) Казанда урнашкан. Яр Чаллыда 2025 елда төзекләндерүгә - 6, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында — җидешәр объект чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев