Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум

Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре турында журналистларга Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сөйләде.

—  Коръән-Кәримдә Раббыбыз: “Аллаһ ризалыгы өчен намазыңны торгыз, корбаныңны чал”, – дип әмер итте. Корбан чалуыбызның төп максаты – Аллаһка якын булу. Чалган корбаннарыбызның ите дә, каны да Аңа ирешми, Аллаһка безнең тәкъвалыгыбыз ирешә. Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум. Корбан гаете кергән мәлдә кесәсендә, ашау-эчү, башка хаҗәтләреннән, бурычларын түләүдән кала, 36 мең сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын, – диде ул. 

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнгән, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның унынчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан бәйрәме 2023 ел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум