Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел мәктәптә кертелгән яңалыклар: ике имтихан, чит телгә - ике сәгать, тәрбия дәресләре

Быел белем бирү программасында берьюлы берничә үзгәреш көтелә.

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк, әмма чит телне өйрәнү өчен сәгатьләр киметеләчәк. Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп этабы соңрак башлана. Ә IX сыйныф укучылары көллиятләргә керү өчен Төп дәүләт имтиханыннан (ТДИ) ике фәнне тапшыра алачак.

2026 елның 1 сентябреннән V-VII сыйныфларда яңа фән – «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» укытыла башлый. V сыйныфта аны өйрәнү өчен - 17, VI һәм VII сыйныфларның һәркайсында 34 сәгать вакыт каралган.

Россия Мәгариф министрлыгында яңа предмет балаларга һәм яшүсмерләргә, традицион кыйммәтләргә таянып, дөньяга караш формалаштырырга ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар.

«Бу предметның төп эчтәлеге мәктәп укучыларын ил үсешендә зур роль уйнаган һәм җәмгыять кыйммәтләрен аерым бер кешенең яшәү мәгънәсе сыйфатында сайлауның әһәмиятен үз тормышлары белән раслаган күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең тормыш юлы, эшчәнлеге, гамәлләре, шәхси сыйфатлары белән таныштырудан гыйбарәт», – диелә министрлык хәбәрендә.

Узган елның 18 июнендә Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы белән федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр нигезендә, «Математика» фәненә - «Алгебра», «Геометрия», «Ихтималлык һәм статистика» курслары, ә «Тарих» предметына «Россия тарихы», «Гомуми тарих» һәм «Безнең төбәк тарихы» курслары кертелде.

Ата-аналар сайлавы буенча мәктәпләр программага «Икенче чит тел», «Туган тел» һәм «Туган әдәбият» фәннәрен өстәргә мөмкин. Әмма моның өчен рус телендә белем бирүче мәгариф учреждениеләренең тиешле ресурслары булуы шарт.

Моннан тыш, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә җәмгыять белемен бары тик IX сыйныфтан башлап өйрәнәчәкләр.

V-VII сыйныфларда «Чит тел» предметын өйрәнүгә элеккеге өч сәгать урынына атнага ике сәгать бүленәчәк.

Тарихтан Бердәм дәүләт имтиханы кайбер социаль-гуманитар юнәлешләргә укырга керү өчен мәҗбүри булачак. Шул хактагы документны Россия Фән һәм югары белем министрлыгы әзерләгән.

«Әлеге боерык 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була», - диелә документ проектында.

Татарстан быел дүрт урынына ике имтихан тапшыру экспериментына кушылачак. 2025 елда анда бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Липецк өлкәсе генә катнашты.

«IX сыйныфтан соң аттестат алу өчен йә ике, йә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма аттестатны ике имтихан нигезендә алучылар өчен бары тик бер генә белем бирү траекториясе каралган. Ике имтихан буенча тапшырылган аттестат белән X сыйныфка барып, мәктәптә укуны дәвам итеп булмаячак», - дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгы.

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев