Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел нәрсәләргә бәя төшәчәк?

Күп кенә риелторлар һәм икътисадчылар шундый фараз җиткерә.

Продуктлар өлкәсендә сөләйман (лосось) һәм керкә (форель) балыгы күпләрнең өстәлендә булыр, мөгаен. Бу балык продукциясенең Кытайга экспорты өч тапкырга төшү белән аңлатыла. Балык экспорты 67 процентка кимегән. Бу вазгыять 2022 елда да сакланыр ди белгеч. Димәк, бу балыклар Россия киштәләрендә булачак һәм аларга бәяләр төшүен көтәргә кала.   

Фатирга бәяләр артты. Үзәк банк та төп ставканы күтәрә. Аның артыннан ипотека ставкасы арта. Халыкка торак кредиты алу катлауланачак һәм төзелеш секторына ихтыяҗ кимиячәк. Үзәк банк инфляция белән көрәшеп, ставканы күтәрә барса, фатирга ихтыяҗ кими һәм аның артыннан бәяләр дә төшә. Йә булмаса, узган елгы темпта артмаячак. Күп кенә риелторлар һәм икътисадчылар шундый фараз җиткерә.

Агачка да бәяләр нык арткан иде. Бу үзбәясе һәм эчке базардагы ихтыяҗ арту белән бәйле булды. Ул шул ук торак төзелеше белән дә бәйле. Белгечләр Россиядә эшкәртелмәгән агачны читкә чыгару кагыйдәләре катгыйландырылды һәм аны экспортка азрак җибәрә башлаяаклар дигән фикердә. Бу да агач бәясенә уңай йогынты ясаячак.

Чыганак : http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/byel-nrslrg-bya-tshchk

 http://sarman-rt.ru

фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев