Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәк

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәген әйтте.

"Чакыру билетлары кесә телефоннарында электрон рәвештә булачак, яки шул билетларны үзләре чыгарып, шул кәгазь белән килә алачаклар", - диде  Илфар хәзрәт ифтарга багышланган брифингта.

"Ифтарга ашау-эчү өчен җыелмыйбыз, рухи азык өчен киләбез. Кешене ризык белән шаккатырып булмый хәзер. Базарларда әти белән әнине генә сатып булмый, бүтән бөтен нәрсә бар", - диде.

Республика ифтарында, шулай ук, җәмәгать белән ахшам намазы укылачак.

Билетлар мөхтәсибәтләр, мәчетләр аша бирелә. Шулай ук, Диния нәзарәтенә ифтарда катнашу теләге белән гаризалар килә, аларны мөфтият җитәкчелеге карый.

  • X Республика ифтар мәҗлесе 30 апрельдә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Быел ул Идел буе Болгарында Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

https://tatar-inform.tatar/news/byel-respublika-iftaryna-cakyru-biletlary-kulga-birelmayacak-5853537

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәк