Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстан көне Туган телләр елына багышланачак

30 августта, Татарстан көнендә, Казанда яшәүчеләрне фестивальләр, концертлар һәм башка бик күп вакыйгалар көтә.

Республика көнен бәйрәм итү Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы эгидасында узачак.

«Бу елның үзенчәлекле булуын барыбыз да беләбез — Татарстан Президенты указы белән ул Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

29 августта 10.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивален рәсми рәвештә ачу тантанасы була.

30 августта Камал театры каршындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты республика фестивале ачылачак. Биредә бөтен Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучы җыелачак, алар 13.00 сәгатьтә Камал театрыннан Бауман аша Казан Кремленең Спас манарасына узачак. Анда бөтен халык яратып җырлый торган җырлар башкарылачак.

29 һәм 30 августта Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале ачылачак. Быел ул династияләргә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган. Фестиваль программасына дизайн-маркет, милли фуд-корт, балалар һәм ата-аналар өчен остаханәләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка тематик мәйданчыклар кертеләчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/society/26-08-2021/byel-tatarstan-k-ne-tugan-tell-r-elyna-bagyshlanachak-5835208

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев