Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ремонтлауга 8,2 млрд сум тотыла

2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 8,2 миллиард сум акча билгеләнгән.

 

Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге 64 километр юл, ә Казан агломерациясендә — 106 километр, Чаллы агломерациясендә — 77 километр, Түбән Кама агломерациясендә 2 километр юл ремонтланачак.

Әлеге эшләр нәтиҗәсендә норматив таләпләргә җавап биргән төбәк юллары 47 процентка җитәчәк, ә нормага туры килгән шәһәр агломерацияләре юллары күрсәткече 81 процеттан артачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/18-11-2020/byel-tatarstanda-ilk-l-m-proekt-buencha-yullarny-remontlauga-8-2-mlrd-sum-totyla-5786276

 


Нет комментариев