2019 елда татарстанлыларга ирекле рәвештә тапшырган корал өчен ярты миллион сумнан артык премия түләнгән. ТР буенча Росгвардия идарәсе лицензия-рөхсәт бирү эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илнур Сабиров «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
2019 елда татарстанлылар ирекле рәвештә 322 берәмлек корал, 189 берәмлек сугыш кирәк-яраклары һәм 700 граммнан артык дары тапшырган. Республика муниципаль берәмлекләренең хокук бозуларны кисәтү буенча комиссияләренә республика гражданнарыннан аларга корал һәм сугыш кирәк-яраклары тапшырган өчен акчалата премия түләүгә 318 гариза җибәрелгән.
«Килгән гаризаларны тикшергәннән соң, вәкаләтле органга татарстанлыларга 524 424 сум күләмендә акчалата премия түләү өчен документлар юлланды», - диде Илнур Сабиров.
Росгвардиядә искәртүләренчә, әгәр корал яки сугыш кирәк-яраклары тапкансыз икән, 112 яки 02 телефоннары буенча тиз арада полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев