Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстанның 14 урынында чыккан янгын 160 гектар урманга зыян салган

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров быел Татарстанның 14 урынында чыккан янгын 160 гектар урманга зыян салганын әйтте.

 

«Быел Татарстан урманнарында 14 урында янгын чыкты. Барлык янган урыннар 160 гектар мәйданны тәшкил итте. Белгечләр зыянны әлегә 5 млн сумлык дип бәяләде, — диде Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр әйткән мәгълүмат буенча, Апас, Кукмара, Бөгелмә, Тукай, Сарман, Зәй районнарында берешәр, Азнакай белән Лениногорск районнарында икешәр, Әлмәт районында дүрт урында урман янган.

«Бөтен очракта да оператив чаралар күрелеп, янгыннар 3-5 сәгать эчендә сүндерелде. Моның өчен без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, муниципаль районнарның администрацияләренә, „Татнефть“ оешмасына рәхмәтлебез», — диде Равил Кузюров.

Яңгырлар аз булу сәбәпле, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы урманнарга аеруча куркыныч яный. Аларны һавадан күзәтеп тору өчен киләсе 10 көнгә аерым вертолет бирелгән. Татарстан урманнарын инспекторлар тикшереп тору өчен барлыгы 11 мең километрга сузылган 207 маршрут төзелгән.

«Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы урманнарда үзем дә булдым. Быел хәлләр бик куркыныч: җәй бетмәгән килеш агач яфраклары кибеп беткән. Алар бер очкыннан янып китәргә мөмкин. Сак була күрегез. Октябрьгә кадәр урманга керүдән тыелып торыгыз», — диде Равил Кузюров.

 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-08-2021/byel-tatarstanny-14-urynynda-chykkan-yangyn-160-gektar-urmanga-zyyan-salgan-5834920

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев