Лениногорскилылардан кулланучылар хокукы өлкәсе буенча шушы елның 8 ае эчендә 356 мөрәҗәгать кергән
Шушы елның сигез ае эчендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына лениногорскилылардан кулланучылар хокукы өлкәсе буенча 356 мөрәҗәгать кергән, шуның 15е – язмача.
“Мәсьәләне судка кадәр җайга салу өчен 11 дәгъва проекты, бер дәгъва гаризасы төзелде. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе, 52 проценты диярлек, сәүдә оештыруга һәм сатыла торган товарларның сыйфаты буенча иде, 26 процентка якыны хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозуга бәйле булган мөрәҗәгатьләр, калганнары башка тематика”, - ди белгеч Наталья Платонова.
Белгечләр шулай ук эшмәкәрләр һәм оешмалар белән кулланучылар хокукларын яклау, Әлмәт территориаль органы функцияләре турындагы закон нормаларын куллану, җитештерелә һәм сатыла торган продукциянең сыйфаты мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып баралар. Хуҗалык субъектлары өчен барлыгы 52 профилактик чара оештырылган.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү чараларын гамәлгә ашырып, территориаль орган хезмәткәрләре гражданнар күпләп җыела торган урыннарга профилактик юнәлештәге мәгълүмати материаллар урнаштыралар. Белгечләр хокуклар һәм аларны гамәлгә ашыру механизмнары турында аңлатмалар бирә, бу кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны бертөрле куллану өчен мөһим.
2024 елның 8 аенда кулланучылар өчен 98 чара үткәрелгән.
Шулай ук мәктәпләрдә кулланучылар хокукы буенча белгечләрнең килүен укучылар көтеп тора. Шушы елның 8 ае эчендә мәктәп укучылары арасында 22 лекция уздырганнар.
“Без – кулланучылар хокукы буенча белгечләр массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез. Сайтларда, газет битләрендә кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча аңлатмалар чыкты, 114 язма дөнья күрде. Төп бурычыбыз – гражданнарга мәгълүмат бирү һәм кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча халыкны агарту.
- Мөрәҗәгатьләр белән эшләүдә гражданнарны шәхсән кабул итүгә аерым игътибар бирелә, бу һәр ситуацияне хәл итү өчен индивидуаль якын килергә мөмкинлек бирә, аларны гамәлгә ашыруның хокуклары һәм юллары турында аңлатыла. 8 ай эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы тарафыннан 16 мөрәҗәгать каралган. Әгәр сезнең кулланучылар хокукы өлкәсендә сорауларыгыз яки дәгъваларыгыз бар икән, 8(85595) 5-19-72 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз, – ди Наталья Платонова, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев