Бәйрәмнәрдә Лениногорскида каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча контрольлек итү көчәйтелә
Яңа ел бәйрәмнәрендә чүп контейнерларында чүп-чар күләме бермә-бер арта.
"Гринт" төбәк операторы каты көнкүреш калдыклары чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарды.
Төбәк операторы лениногорскилыларга мөрәҗәгать итә: чүп җыю техникасына комачауламас өчен, контейнер мәйданчыклары янында автотранспорт чараларын калдырмаска.
Даими контрольдә тоту һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү өчен 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр кайнар линиядә дежур операторлар билгеләнгән.
Лениногорскида Дежур диспетчер телефоны: 8 987 181 10 10
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев