Бәйрәмнәрдә мәктәпләр ничек эшли
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәрдә мәктәпләр ничек эшли

Мәгариф һәм фән министрлыгы май бәйрәмнәрендә мәктәпләрдә эш тәртибен аңлатты

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның май бәйрәмнәрендә ничек укулары турында аңлатты.

«Министрлык адресына ата-аналардан май бәйрәмнәрендә балаларның нинди график белән укулары турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде», диелгән ведомство хәбәрендә.

Республикада биш көнлек уку атнасы режимында укучылар, көллият һәм югары уку йортлары студентлары 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майда укымыйлар. Ә алты көнлек уку атнасы белән укучылар 1, 2 майда һәм 8-10 майда ял итә.

«Балалар бакчалары да шул график буенча эшләячәк», - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Татарстанда яшәүче эш кешеләре 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.

ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев