Чаллы табибларыннан уникаль операция: беренче тапкыр бавыр күчереп утыртканнар
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә беренче тапкыр бавыр күчереп утырту буенча операция ясадылар.
Трансплантацияне өч пациентка: ике хатын-кызга һәм ир-атка ясаганнар.
Бавыр циррозы Түбән Кама районыннан 51 яшьлек Елена Нәҗиповага тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирмәгән. Ул еш кына арыганлык сизгән, ләкин эшләвен дәвам иткән. Бервакыт хатын-кыз кибеттә аңын югалткан.
«Мине операциягә шулай тиз чакырырлар дип өметләнмәгән идем. Яр Чаллыда хәзер шундый операцияләр ясаулары бик яхшы. Персонал – киләчәккә өмет бирә торган искиткеч кешеләр», – дип сөйләде хатын-кыз.
Чирмешәннән 46 яшьлек Михаил Сурков берничә ай трансплантациягә чиратта торган. Ир-атка шулай ук бавыр циррозы диагнозы куелган.
Катлаулы операцияләр Александр Киршин – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-трансплантологы җитәкчелегендә узды. Анда ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе һәм Татарстанның Республика клиник дәваханәсе табиблары катнашты. Табиблар үзләре бавыр күчереп утырту буенча операцияләрнең катлаулылыгын билгели.
«Мондый нечкә эш югары һөнәри осталык таләп итә. Без Казандагы хезмәттәшләребезгә практик күнекмәләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашулары өчен бик рәхмәтлебез. Хәзер без трансплантологиянең тагын бер юнәлешен үстерәчәкбез. Уңышлы башлангыч инде салынган», – диде ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе хирургы Айрат Фәтхетдинов.
Фото: БСМП Челнов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев