Чаллыда билгесез кеше ташландык бина территориясендә ике яшүсмергә пневматик коралдан аткан. Алар тән җәрәхәтләре алганнар, дип хәбәр иткәннәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына.
«Дуслар белән ташландык бина янында йөргәндә, 3-4 тапкыр аттылар. Билгесез кеше кара киемнән иде», — дип сөйләгәннәр яшүсмерләр.
Курыккан балалар әлеге урыннан качканнар һәм бу хакта полициягә хәбәр иткәннәр. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
https://matbugat.ru/news/?id=38351
Нет комментариев