Чаллыда барлык массакүләм чаралар тыелды
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда барлык массакүләм чаралар тыелды

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең катлаулануына бәйле рәвештә, барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгарды.

 

 27 сентябрь көнне, Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив утырышы булды. Бу хакта Чаллының Мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне хезмәт коллективларында гына үткәреләчәк.

Шулай ук шәһәр хакимияте вәкилләренә халык белән профилактик эш алып барырга кушылды.

 

Чыганак

http://alabuganury.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/challyda-barlyk-massaklm-charalar-tyeldy

 


Нет комментариев