Чәчәкләргә дә, балаларга кебек үк, нык тәрбия кирәк
“Заман сулышы” газеты сайтында үткәрелгән конкурста җиңгән Рәмилә Мингалимова әнә шундый фикердә. Җаны-тәне белән бирелеп чәчкәләр үстерүче бу ханым үзе дә чәчәк аткан гөлгә охшаган.
8 март бәйрәме алдыннан “Заман сулышы” сайтында “Чәчәкләр яратучы әнием” дип исемләнгән фотолар бәйгесе узды. Анда барлыгы 13 кеше катнашты. Нәтиҗәдә, бер меңгә якын тавыш җыеп ( 36 процентын), җинүче исемен Рәмилә Мингалимова яулады.
Конкурс турында аңа хезмәттәшләре хәбәр иткән. Чәчкә җанлы Рәмиләбез бу бәйгедә, һичшиксез, катнашырга тиеш, дигәннәр алар. Чәчәкләргә булган күптәнге мәхәббәтенә шаһит булган туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аның өчен тавыш биргәннәр. Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Волгоград, хәтта Германия белән Дубайдан килгән тавышлар.
Чыннан да, Рәмилә ханым чәчкәләрне үлеп ярата. Аның кулы тигән һәр җир гөлбакчага әверелә. Өе дисеңме, бакча ишегалдымы, ул эшләгән балалар бакчасы дисеңме – һәркайда аның тырыш куллары белән үстерелгән чәчкәләр һәм гөлләр урын алган.
Аеруча чәчәк ата торган гөлләрне ярата Рәмилә Мингалимова. Фиалка чәчкәсенең генә дә 13 төре бар аңарда. Аннары яран гөленең дә әллә ничә төрлесен үстерә ул, орхидеяларны бик ярата. Урам чәчкәләренә килгәндә, петуния, роза, гладиолус, анютины глазки, лилияләрне аеруча якын күрә. “Үземне хәтерләгәннән бирле чәчәкләрне ярата идем”, - ди Рәмилә ханым.
Чәчәкләргә мәхәббәт бала чактан ук килә, ул әнисе Зөлфия ханымнан күчкән күрәсең. Бергәләп алар ел да ишегалларын шау-чәчәккә күмәләр.
Рәмилә Мингалимова – өч малай әнисе. Олысы Русланга – 23, уртанчысы Ильнарга – 17, төпчек уллары Альмирга 5 яшь. Үсемлек дөньясы белән кызыксыну уртанчы уллары Ильнарда да бар. Ул мавыгып әфлисун, лимон, мандарин агачлары үстерә икән.
Гөлназ Хәйретдинова
Язма кыскартылды. Тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.
Фотолар: гаилә альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев