Татарстанда ачык веранда, кафе һәм ресторан террасаларында уздырыла торган банкет һәм башка чара кунакларының санын ике тапкыр арттырырга рөхсәт иттеләр. Бу сан 50 кешедән 100 кешегә кадәр артачак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән чикләүләрне чираттагы йомшарту турында республика Хөкүмәте карарына имза куйды.
Элеккечә һәр кешегә, җәмәгать туклануы биналары хезмәткәрләрен дә кертеп, 4 кв. метр мәйдан туры килергә тиеш.
Яңа норма 3 сентябрьдә үз көченә керә, диелгән документта.
Нет комментариев