Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында укучы кызлар үзләрен урлаулары турында хәбәр итәләр

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан, 112 номерына, уйнап бер шалтырату район полиция хезмәткәрләрен генә түгел, Самара өлкәсенең хокук сакчыларын да "аякка бастыра. Кич урамга чыккач, 8 класс кызлары шаяртып алырга уйлыйлар һәм бердәм диспетчерлык хезмәтенә, 112 номерын җыеп, аларны урлап китүләре турында хәбәр итәләр. Ә үзләрен бөтенләй башка кеше итеп...

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылыннан, 112 номерына, уйнап бер шалтырату район полиция хезмәткәрләрен генә түгел, Самара өлкәсенең хокук сакчыларын да "аякка бастыра.
Кич урамга чыккач, 8 класс кызлары шаяртып алырга уйлыйлар һәм бердәм диспетчерлык хезмәтенә, 112 номерын җыеп, аларны урлап китүләре турында хәбәр итәләр. Ә үзләрен бөтенләй башка кеше итеп таныштыралар, күңелләренә килгән исем-фамилия әйтәләр, дип яза җирле басма.
Хокук сакчылары бу кешене эзләп Самарага кадәр барып җитәләр, ахырдан телефон номеры буенча ялган хәбәр җибәргән кызларның эзенә төшәләр.
-Алар МЧСның ничек эшләгәнен генә тикшереп карарга булганнар, - ди бер кызның әтисе.
Ә алар яхшы эшли икән. Кызларның бу "кызыксынуы" әти-әниләренең кесәсенә сугачак - балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары аларга, мондый гамәлләре өчен, штрафның максималь күләмен билгеләделәр. Әле тагын бу кызларны район полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсенә исәпкә дә алдылар.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/06/157440/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев