Чүп-чар яндыруда гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды
Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры башлану белән Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре ведомство карамагындагы территориядә чүп-чар һәм коры үлән үсемлекләрен яндыру факторларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан рейдлар үткәрә.
Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә ачык ут кабызу рөхсәт ителми. Рейдлар барышында шәһәр һәм район территориясендә чүп-чар яндыру очраклары ачыкланды, гаеплеләр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Дамир Вилданов, өлкән инспектор
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев