Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Чик сакчылары көнендә Лениногорскидан МХО зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китте

Бәйрәм чарасына килүчеләр машинаны бергәләп озатып калдылар.

28 май көнне Чик сакчылары көне билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары узганнан соң, чик сакчылары инициативасы белән СВО зонасына чираттагы гуманитар йөкне – йөк төялгән машинаны озаттылар

Лениногорск җылылык челтәрләре җитәкчелеге, «Водоканал» «Лениногорскгаз» җитәкчелеге , «Громада» сәүдә үзәге, «Содружество пограничников», «Модуль» җитәкчесе Игорь Малыхин һәм шәхси эшмәкәр Рәфис Гәрәев финанс ярдәме белән безнең хәрбиләргә кирәкле барлык әйберләр: төзелеш материаллары (брус, ОСП), сыгылмалы носилкалар, медикаментлар җыелды, гуманитар йөктә электр инструментлары һәм мотоцикл да бар.

«СВОих не бросаем» һәм «С любовью и молитвами» («Ярату һәм догалар белән») волонтер төркемнәре хәрбиләр өчен исемле посылкалар, азык-төлек, кирәк-яраклар, медикаментлар, маскировка челтәрләре, антидрон пәрдәләр һәм квадрокоптер әзерләп җибәрделәр.

Лениногорск политехника колледжы хәрби ир-егетләргә азык-төлек белән посылкалар җыйды.

Гуманитар йөкне  Покровка поселогына һәм Волноваха шәһәренә «Арго» җәмгыяте директоры Рамил Әсәдуллин, «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов һәм УТТ бүлеге начальнигы Илнур Загиров илтә китте. Исән-сау алып барып җиткерсеннәр.

Гуманитар йөкне җыюда катнашучыларга рәхмәт! Егетләр исән-имин кайтсыннар. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев