Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Чишмә» әдәби берләшмәсе иҗат эше буенча алга план-максатлар билгеләде (+ фотолар)

Иҗатта ялкынланып иҗат итүчеләрне берләштергән “Чишмә” әдәби берләшмәсе вәкилләре янәдән бергә җыелып, түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр, киңәшләштеләр.



11нче гимназия һәм аның директоры Гөлнара Шәрифуллина, директорның уку-укыту эше буенча урынбасары Венера Сәмигуллина якты йөз белән каршы алып, “чишмәле”ләргә әдәби утырышны уздырырга кабинет тәкъдим иттеләр. Бу көнне берләшмәгә яңа кеше өстәлде: ул – Раушания Кудашова.

Раушания ханым “Нефть төбәге” дигән шигъри конкурста үз шигырьләре белән катнашып, лауреат булган иде. Аңа берләшмә җитәкчесе Таһир Шәмсуаров “Чишмә”гә керергә тәкъдим иткән һәм ул теләп, утырышка килде, үзенең шигырьләрен укыды. Шулай итеп аны үз сафларына кабул итеп алдылар.

Шагыйрәләр Әлфия Сөләйманова, Илсөяр Сәлахова, берләшмә җитәкчесе Таһир Шәмсуаров шигырьләр укыдылар. Композитор, җырчы Гөләндәм Кәбирова матур җырын бүләк итте. Ә гитарада үзе уйнап, үзе җырлаучы талантлы Мансур Хәсәнов Т. Шәмсуаровның шигыренә көй язган, шушы җырны тәкъдим итте. Күп кенә китаплар авторы Рәсим Хәбибулла да күңелендәге уй-хисләрен дә шигырь юллары белән әйтеп бирде. Бу көнне утырышта Шамил Бикчурин премиясенә “Чишмә” берләшмәсеннән 3 кандидат тәкъдим ителде.

Утырышта “Чишмә”леләр төбәгебездәге шагыйрьләрнең, талант ияләренең юбилейларын барлап, аларны үткәрү турында сөйләштеләр. Киләсе елда исә “Чишмә” берләшмәсе оешканга да 65 ел була. 4нче мәктәптән татар теле укытучысы Галия Хәлимова иҗат әһелләреннән мәктәптәге музейны төбәгебездәге шагыйрьләрнең кулъязмалары белән тулыландыруда ярдәм сорады. Якын араларда 4нче мәктәптә бай эчтәлекле музей ачылышы көтелә.

Киңәшмәдә шулай ук “Заман сулышы”на киләсе елга язылу турында да сүз булды.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев