Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды.
Казанда 1963 елда туган кеше вафат булган. Ул 13 майдан дәваланган. Анда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган
Ир-атның хроник авырулары да булган, шул исәптән: көчле миелобласт лейкозы, авыр дәрәҗә тромбоцитопия, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү. Диагноз экспертиза белән расланган.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган.
24 кеше госпитализациядә, 51 кеше өйдә дәвалана.
Бер тәүлектә шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 24 очрак, Чаллыда 23, Яшел Үзәндә – 3, Әлмәттә -1, Апаста – 6, Балык Бистәсендә – 4, Питрәч - 2, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2621 кешедә авыру ачыкланган. 1698 кеше дәваланган.
Исән-сау булыгыз!
Нет комментариев