Чыгарылыш кичәсе: яңгырлы, кызыл келәмле
Лениногорскида узган быелгы Чыгарылыш кичәсе коеп торган яңгыры һәм медальгә ия булучы егет-кызларның кызыл келәмнән узуы белән истә калыр.
Ләкин яңгыр бәйрәм кәефен җибәрмәде, киресенчә, шәһәрнең Ленин исемендәге үзәк мәйданы халык белән күпләп тулган иде. Чыгарылыш укучыларын укыткан педагоглар, әти-әниләр, әби-бабайлар, дуслар, туганнар килде.
Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе.
Шәһәр һәм район мәктәпләренең 11нче сыйныфларын 270 укучы тәмамлады. Алар арасында 72 укучы – “Укудагы уңышлары өчен” медальгә ия. Медальләр саны узган елга караганда, 16 берәмлеккә күбрәк. 72 укучының 38е – беренче дәрәҗәдәге медальгә, 34е - икенче дәрәҗәдәге медаль иясе.
Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин әйтүенчә, Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыя алган укучыларыбыз шатландыра. “Быел укучылар химия, рус әдәбияты, информатика фәннәреннән югары балл тупладылар”, - ди ул. Димәк, бу укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен раслый һәм аларның чын профессионаллар булырга әзерлеген күрсәтә.
Әнә 6нчы мәктәпнең укучысы Татьяна Гричановская берьюлы ике фәннән: рус теле һәм рус әдәбиятыннан 100 балл туплаган. Шөгер мәктәбе укучысы – Рәмис Гирфанов та горурлык булып тора, информатикадан – 100 балл, математика – 90, рус теленнән 94 балл җыйган.
2нче мәктәптән Кира Зайцева рус әдәбиятыннан 100 балл, 8нче мәктәптән Мария Павлова шулай ук рус әдәбиятыннан 100 балл, 6 нчы мәктәптән Рамил Ганиев химиядән 100 балл, 7нче мәктәптән Кира Торобчено химия 100 балл, рус теле – 97 балл, шул ук мәктәптән Богдан Бочаров химиядән 100 балл җыйган.
Мәгариф идарәсе начальнигы чыгышында берничә предмет буенча 90 баллдан да өстәрәк балл җыйган укучыларның да исем-фамилияләрен атады: Илфат Вәлиуллин (7нче мәктәп), Алия Камалтдинова (11нче гимназия), Тимур Шарапов (Шөгер мәктәбе), Әмирхан Гайсин (11нче гимназия), Камил Бадыков (Шөгер мәктәбе), Юлия Андриянова (2нче мәктәп), Глеб Радаев (6нчы мәктәп).
Вагиз Санатуллин үз чыгышында чыгарылышларга 11 ел дәвамында белем биргән, һәр укучыны үз баласыдай якын күргән, үз фәненең тирән серләрен төшендергән, укучылар мәктәптә төпле белем алып чыксын өчен бар тырышлыгын куйган педагог-укытучыларга зур рәхмәт белдерде.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов катнашты, алар укучыларны һәм аларның әти-әниләрен котладылар, педагогларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламәтлек теләп, тормыш юлын дөрес сайлауга да басым ясадылар. “Бүген сезнең сайлау хокукы бар. Ялгышмагыз. Киләчәк һөнәрегез гомер буена сезнең белән калсын, бары тик шатлык кына китерсен”, - дигән теләкләр әйттеләр.
Медальгә ия булучы укучылар кызыл келәм аша узып, әти-әниләре белән бергә медальне алырга чыкты. Беренче һәм икенче дәрәҗә медальләрне бирү тәмамлангач, чыгарылыш егет-кызларның вальс биюе булды. Яңгыр явып торса да, биюнең ямен алмады, ул бию үзгә бер хис, җылылык белән башкарылды.
Лениногорск Мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Люция Ильина шулай ук бәйрәмгә килгән. Һәрвакыт оптимистик карашта булган Люция апа бу юлы да елмаеп: “Нинди романтик бәйрәм бу! Яңгыр ява, зонт кулларда, укучылар бер-берсенә сыенып, дуслык атмосферасы тудыралар. Егет-кызларның вальс әйләнүе дә, концерт номерлары да – ямьле, онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Администрация, Мәгариф идарәсе, 12нче лицейның бәйрәмне оештыруда дөрес юнәлешләр кертүе Чыгарылыш кичәсен югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирде. Белем биргән укытучыларга зур рәхмәт. Чыгарылышлар өчен мин дә шатланып тордым. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телим”, - диде Люция Владимировна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев