Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Декабрь салкын булачак. Гыйнвар белән февральдә нинди һава торышы көтелә?

Ноябрьдә һава торышы Атлантика, Төньяк Атлантика белән билгеләнә, ул даими рәвештә үз циклоннарын җибәрә, шуңа күрә Татарстанда җитәрлек җылы һәм явым-төшем күп.

– Гыйнвар исә климат нормасы чикләрендә булыр. Температура якынча -10 градус, явым-төшем 46 миллиметр тирәсе. Февраль климат нормасыннан җылырак, -9,6 градус салкынлык вәгъдә ителә, явым-төшем күләме 35 миллиметр тәшкил итәчәк. Март башы да әлегә норма чикләрендә фаразлана", ди КФУ галиме Юрий Переведенцев.

Татарстанда кар көртләрен кайчан көтәргә дигәндә, "климат буенча бездә тотрыклы кар катламы 21 ноябрьдән, уртача тәүлеклек температура -5 градус аша күчкәндә урнашырга тиеш. Әмма хәзер безнең ай уртасы, һәм әлегә Татарстанда уртача тәүлеклек температура уңай. Гәрчә алар 1 ноябрьдән, ягъни ике атна элек тискәре булырга тиеш иде", – дип билгеләп үтә Юрий Перведенцев.
"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев