Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутатлар өлеше

Узган атнаның шимбә өмәсен җомга көнне үк шәһәр депутатлары башлады. Үз инициативалары белән, "За чистый город" акциясе кысаларында элеккеге Җиңү паркында чистарту эшләренә чыкты алар. Парк шәһәр вокзалы территориясендә, Вахитов урамында урнашкан. Иртәдән үк монда "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте, "Коммунальник", 6 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, әлеге территориядә яшәүче халыкның иң...

Узган атнаның шимбә өмәсен җомга көнне үк шәһәр депутатлары башлады. Үз инициативалары белән, "За чистый город" акциясе кысаларында элеккеге Җиңү паркында чистарту эшләренә чыкты алар.


Парк шәһәр вокзалы территориясендә, Вахитов урамында урнашкан. Иртәдән үк монда "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте, "Коммунальник", 6 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе, әлеге территориядә яшәүче халыкның иң активлары эшләде.
- Узган ел да бу паркны чистарттык. Быелгы өмәне дә моннан башларга уйладык. Депутатларга да ярдәмебез булыр,- диде "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыятенең производство-техник бүлеге начальнигы Галина Ефимова.
Парк 1,2 гектар мәйданны биләп тора. Бу көнне депутатларга ярдәмгә кулларына себерке-тырма тотып, "Коммунальник" җәмгыяте директоры Игорь Сергушев, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары һәм әгъзалары белән берлектә аның җитәкчесе Станислав Демакин һәм башкалар эшләде. Уртак көч белән бу көнне парк чистартылып, тулысынча тәртипкә китерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат