Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутатлар район газетларына аз тәэмин ителгән йөз Лениногорск кешесен яздырттылар

Басма матбугатка язылу чорында, һәр яртыеллыкта “Подписка бүләк ит” акциясе уза.

 

Менә бу юлы “Лениногорские вести” һәм “Заман сулышы” газетларына йөздән артык экземплярга яздыртуда безнең депутатлар ярдәм итте. Шәһәр һәм район кешеләренә киләсе яртыеллыкта газетлар киләчәк.

“Подписка бүләк ит” акциясе язылу чорында даими уза торган акция. Ул депутатлар корпусы ярдәме белән уза. Һәр язылу кампаниясендә төрле дәрәҗәдәге депутатлар кушыла. Хәзерге вакытта 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу барганда, район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле газетлар: “Лениногорские вести” һәм “Заман сулышы”н  Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә яздыртты. Физик яктан мөмкинлеге чиклеләр бу гамәлгә - подпискага тагын да куандылар, җирле газетлар – алар өчен аралашу үзәге, дөньяга, тирә-якка чыгу сыман тоела.

Шулай ук җирле газетларга яздыртуны депутатлар – Гөлфирә Рафикова, Миләүшә Идиятова, Илдар Хисмәтуллин хуплады, яздыртуда үз өлешләрен керттеләр.

“Подписка бүләк ит” акциясендә һәр язылу кампаниясе барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин катнаша. Руслан Гаджиев 2021 елдан Татарстаннан РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе фракциясе әгъзасы. Ринат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты итеп сайланды.

Гомумиләштереп әйткәндә, алар “Лениногорские вести” һәм “Заман сулышы” газетларын 100 данәдә яздыртты.

“Подписка бүләк ит” акциясе  дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X