Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутатлыкка кандидатлар авыл халкы белән очрашты

Очрашуга килгән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга Подлесный халкы үзен борчыган сорауларын җиткерә алды. Әнә, кырык елдан артык мәдәният йортында эшләп, бүген лаеклы ялда булган Гөлфия апа Миңнебаеваны яшьләр арасындагы эчкечелек мәсьәләсе борчый. "Безнең клуб гомергә гөрләп эшләде, иске иде, ләкин зал халык белән тулып торды. Яңасы да бушап тормый, төрле...

Очрашуга килгән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларга Подлесный халкы үзен борчыган сорауларын җиткерә алды.
Әнә, кырык елдан артык мәдәният йортында эшләп, бүген лаеклы ялда булган Гөлфия апа Миңнебаеваны яшьләр арасындагы эчкечелек мәсьәләсе борчый. "Безнең клуб гомергә гөрләп эшләде, иске иде, ләкин зал халык белән тулып торды. Яңасы да бушап тормый, төрле чаралар гел үтеп тора. Тик кайбер яшьләрнең арзан, сыйфатсыз исерткеч эчеп юкка чыга баруы гына борчый. Сез киләчәктә әлеге проблемага игътибарыгызны юнәлтә алмассыз микән", дип мөрәҗәгать итте. "Яшьләр сәламәт булсын һәм олы буын башлаганны лаеклы дәвам итсен дип телим", ди ул. Әлеге һәм башка сорау-мөрәҗәгатьләр җыенда катнашкан "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар "Татбурнефть" җәмгыяте директоры Ринат Шәфигуллин һәм Г.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Казан филиалы директоры Андрей Артемьев тарафыннан игътибарга алынды.
Очрашу ике ел элек төзелгән күп функцияле мәдәният йортында үтте. Әйтергә кирәк, мондый бүләк "Авыл клубы" республика программасы нигезендә һәм "Бердәм Россия" ярдәме нигезендә мөмкин булды. Бу турыда чыгышында район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева да билгеләп үтте. Моннан тыш, шәһәр һәм районда балалар бакчасы төзү, ветераннарга фатир бирү, капиталь ремонт ясау һәм башка күпсанлы проектлар да тормышка ашырыла бит әле. Әлбәттә инде, районның социаль - икътисадый үсешенә нефтьчеләр дә гаять зур өлеш кертә. Ә килеп туган проблемаларны Надежда Михайловна хәбәрләшеп хәл итәргә кирәк, дип белдерде. Чөнки шунда яшәүче һәркем активлык күрсәткәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Халык шулай ук поселоктагы юлларны төзекләндерү, эш урыннары булдыру кебек мөрә-җәгатьләр белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат