Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диния нәзарәте социаль ипотека программасын хәләл дип таныды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасын шәригать кануннарына туры килә дип таныды һәм хуплады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль ипотека программасы шартларын Ислам кануннарына туры китерүнең кирәклеге республика гаиләләренең Дәүләт торак фондына күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң барлыкка килде.

Гаиләләр, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуга һәм исәпкә куюда каршылыклар булмауга карамастан, әлеге программадан дини инанулары аркасында баш тарта иде. Чөнки Исламда ссуда проценты булган теләсә нинди килешү тыелган. Шуннан соң Фонд ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә шәригать нормаларына туры килгән социаль ипотека шартларын гамәлгә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен мөрәҗәгать итте.

Яңа финанс продукты Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә эшләнде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан уңай бәяләнде. Нәзарәт белгечләре тәкъдим ителгән документлар җыелмасын өйрәнде. Нәтиҗәдә Татарстанның Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы ислам хокукы кануннары нигезендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип табылды.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев