Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диспансеризация узу өчен елына бер тапкыр ял көне бирергә мөмкиннәр

Россиялеләргә диспансеризация узу өчен елына бер ял көне бирергә мөмкиннәр, ул көнне хезмәт хакы сакланып калачак. Шундый закон проектын Дәүләт Думасы каравына 20 февральдә кертү планлаштырыла. «Российская газета» шул турыда яза.

Хәзерге вакытта еллык диспансерлаштыруны хезмәт хакын югалтмыйча узу көне кайбер категория хезмәткәрләргә генә каралган, алар арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәкләр бар. Шул ук вакытта 18-39 яшьлек хезмәткәрләргә мондый эшләми торган көн өч елга бер тапкыр гына бирелә.

Төзәтмәләрне РФ Хезмәт Кодексының «Диспансеризация узганда хезмәткәрләргә гарантияләр» дигән 185.1 маддәсенә кертү планлаштырыла. Алар нигезендә, барлык эшләүче россиялеләргә, яшьләренә карамастан, елга бер тапкыр медицина тикшерүе узу хокукы бирергә мөмкиннәр, бу көнне хезмәт хакы сакланып калачак.

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-medicina-tikserue-uzar-ocen-elyna-ber-yal-kone-birerga-takdim-ittelar-5867288

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев