Дәүләт Думасы комитеты спорт объектларында гыйбадәт кылу бүлмәләре булдыруны хуплады
Россия Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты спорт объектларында махсус дини бүлмәләр булдыру проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Спорт объектларында дини бүлмәләрне оештыру турындагы проект палатаның фикер алышуына чыгарылачак (Дәүләт Думасы - Т-и иск.), - дип белдерде комитет башлыгы Михаил Дегтярев. – Без моны оештыручыларга җанатарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү хокукын бирү өчен эшлибез. Барысы да хуплый».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Ак Барс Банк Арена» стадионында мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе 2013 елда объект ачылганнан бирле бар. Дөрес, ул трибуна асты биналарында – спорт объектының «Көнбатыш» зонасында урнашкан. 2017 елда аннан ФИФА Конфедерацияләр Кубогы оештыру комитетының һәм Халыкара футбол Федерациясенең кайбер вәкилләре Рамазан аенда матчлар вакытында файдаланды.
Шул ук вакытта закон чыгаручыларның барысы да бу проектны хупламый. Хоккей буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов бу закон инициативасы өчен тавыш бирүдән баш тарткан һәм: «Дога кыласың килсә, чиркәүгә яки мәчеткә бар. Моның ни өчен кирәклеген аңламыйм», дигән.
https://tatar-inform.tatar/news/politics/06-12-2019/d-l-t-dumasy-komitety-sport-ob-ektlarynda-gyybad-t-kylu-b-lm-l-re-buldyruny-huplady-5698272
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев