Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Советы төбәк дәүләт символларын ихтирам итмәү өчен җәза бирү тәкъдиме кертә

Татарстан Дәүләт Советы РФ субъектларының дәүләт символларын хөрмәт итмәүне белдергән өчен өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим итә торган федераль закон проекты эшләде.

Бу шундый мәгълүматны интернетта таратуга кагыла. «Татар-информ» шул хакта яза.

Хәзерге вакытта РФ Административ хокук бозулар кодексында кешелек дәрәҗәсен кимсетү һәм җәмгыятьтә әхлаксызлык, Россия символларын ачыктан-ачык ихтирам итмәү булган мәгълүматны интернетта тартакан өчен җаваплылык каралган.

Шул ук вакытта федераль законда «кешелек дәрәҗәсен кимсетү һәм җәмгыятьтә әхлаксызлык, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт символларына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык» булган мәгълүматны карауны чикләү тәртибе язылмаган, диелә документка аңлатмада.

Закон проекты федераль законның «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында»гы маддәләрен «РФ субъектлары дәүләт хакимияте атрибутларын тиешенчә яклау өчен» кирәкле нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим итә.

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы маддәсенә үзгәрешләр кертү өчен федераль закон проектын әзерләде. Аерым алганда, 20.1 маддәсен төбәкләрнең рәсми дәүләт символларына күрсәтеп тулыландырырга тәкъдим ителә.

ТР Дәүләт Советының Дәүләт Думасына федераль закон проектлары кертү буенча закон чыгару инициативаларын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында карау планлаштырыла.

 

 ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев