Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөнья буйлап сәяхәт итүче Шолпан Җиһаншина Лениногорскида булып китте

Лениногорскига дөнья буйлап сәяхәт итүче, магистрант-эколог, кышкы йөзү буенча дөнья Кубогы призеры, 51 яшьлек Шолпан Җиһаншина килгән иде.

Ул 30 градуслы салкын булуга карамастан, Лениногорскиның хатын-кыз моржлары белән бергә сулыкта йөзде. 

Шолпан Казаннан Чукоткага экстремаль сәяхәт ясаган. Ул бик яхшы физик формада, әмма күз күреме начар. Үзен экстремальчы дип атый. 

2015 елдан Себер һәм Арктиканың магистрант-экологы булып тора. Шул елларда салкын һава торышында суга чуму белән мавыгып киткән. Беренче этапта −14 градустан алып −48 градуска кадәр салкында Баренцово диңгезендә йөзгән, икенче этап — дөнья буйлап сәяхәт итү һәм сулыкларда йөзү. 

Ул инде 663 көн юлда, Россиянең 89 шәһәрләрендә булган һәм сәяхәтен дәвам итә.

Аның марафоны 2024нче елда тәмамланачак. Шолпан Зиганшина — парапловец, кышкы йөзү буенча дөнья Кубогы призеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев