Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөрес диагноз куймаган клиниканы судка биргәннәр

Ялгыш диагноз куйган өчен лаборатория пациентка 10 мең сум түләргә тиеш.

 

Новосибирск шәһәрендә яшәүче иргә KDL клиника-диагностика лабораториясе хезмәткәрләре ялгышлык белән “ВИЧ-инфекцияле” дигән диагноз куйган. Ир клиниканы судка биргән. Нәтиҗәдә, суд карары белән клиника иргә 10 мең сум күләмендә компенсация түләргә тиеш.

Эш болай булган. Операция ясатырга җыенган ир башка анализлар белән беррәттән ВИЧка да анализ бирергә тиеш була. Ул KDL лабораториясенә мөрәҗәгать иткән. Анализлар биргәннән соң аңа ВИЧ-пробаның уңай булуы турында әйтәләр. Диагнозның төгәллеген белү өчен ир икенче кан тапшыру үзәгенә да барган. Анда аңа ВИЧ нәтиҗәсенең тискәре булуын әйткәннәр.

Ир үзенә ясалган әхлакый зыянны 1,5 млн. сумга бәяләгән, әмма суд клиникадан нибары 10 мең сум компенсация түләттерү турында карар чыгарган.

Автор : Таҗиева Руфина
Чыганак: politsib.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/d-res-diagnoz-kuymagan-klinikany-sudka-birg-nn-r-/

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев