Дүрт көнлек эш атнасына күчәбезме
Дәүләт Думасы депутатлары эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту турындагы закон проекты әзерләү хакында сентябрь аенда ук фикер алыша башларга әзер. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Думадагы «Бердәм Россия» фракциясе башлыгының беренче урынбасары, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Андрей Исаевка сылтама белән хәбәр итә.
«Без дүрт көнлек эш атнасы кертү турындагы инициативаны хуплыйбыз. Нәтиҗәдә, кешеләрнең ял көннәре артачак, аны гаиләгә, белемнәрен арттыруга яки үз сәламәтлекләрен кайгыртуга (әйтик, диспансеризация узуга) сарыф итә алачаклар», - дигән Андрей Исаев.
Парламентарий искәрткәнчә, «депутатлар әлеге идея турында профсоюзлар катнашында фикер алышырга һәм тиешле закон проектын эшли башларга әзер. Фикер алышулар сентябрь аенда ук башланырга мөмкин».
Шул ук вакытта, Андрей Исаев эш атнасы кыскарган очракта хезмәт хакы сакланып калырга тиешлеген билгеләп үткән. Ул шулай ук эш атнасының кыскаруы эшсезләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк дип саный.
Шул ук вакытта, аның фикеренчә, дүрт көнлек эш атнасына күчү икътисади мөмкинлекләр нигезендә, акрынлап барырга һәм эш бирүчеләргә зыян китермәскә тиеш.
Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән, дип язган идек.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191496/
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев