Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Дуслык түбәтәе» (»Тюбетейка дружбы») - республика конкурсында җиңгән проектыбыз

Балалар бакчасы нәниләре милли ризыклар пешереп карагач, шатлыкларының чиге булмады. Аларның пешерү барышын видеога төшереп, роликлар ясап, социаль челтәрләргә куйгач, бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

Әлеге видеороликлар “Дуслык түбәтәе” проекты кысаларында эшләнде. Искә төшерик: “Дуслык түбәтәе” проекты республика конкурсында җиңгән проектыбыз. Ул Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре, телләре, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышланган.

Проектны тормышка ашыру июнь аенда башланды һәм октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.  Лениногорск шәһәрендәге 2,3,11,14,15,16,25,27,28,30нчы балалар бакчалары – проектның актив партнерлары. Балаларны татар милли ашлары белән таныштыру максатыннан, бакча нәниләре “Бәхетле” кафесы аш пешерүчесе белән бергә бишбармак, кыстыбый, өчпочмак пешереп карадылар. Башта ризык турында кыскача сөйләп, аның белән танышып алдылар. Аны пешерерөчен нинди ризыклар кирәген әйтеп чыктылар.

Эшләгән вакытта балалар татар телендәге аерым сүзләрне дә истә калдырып бардылар. 30нчы балалар бакчасы мөдире Галия Шәйдуллина әйтүенчә, балалар белән видеога төшәр алдыннан сүзләрне кабатлаганнар, Идел буе халыклары тормышы белән танышканнар.

“Дуслык түбәтәе” проектында милли ризыкларга 5 ролик булачак. Өчесе – кыстыбый, өчпочмак һәм бишбармак пешерү буенча булды. Тагын икесе – башка милләт халыклары ризыгы булачак.

Проект буенча алда тагын да кызыклы чара: 100ләп баланың бергә бию флешмобында катнашуы булачак. Әлбәттә, түбәтәй төп атрибут булып тора. Чөнки проектта әлеге баш киеме дуслык һәм кунакчыллыкны күрсәтүче символ.

Шулай ук татар мәдәниятен һәм традицияләрен белүгә багышланган викторинада да балалар кызыксынып катнашыр дип көтелә. Проектка мәдәният сараенда узачак “Дуслык күпере” бәйрәмендә йомгак ясалачак, катнашучылар да бүләкләнәчәк.

“Дуслык түбәтәе” проекты барышында халык традицияләренә багышланган роликны 11нче гимназиядә театр түгәрәгенә йөрүче балалар белән төшерелде, алар уеннар, чәй эчү йоласын тәкъдим итте.

Сабантуй, Балтай бәйрәмнәреннән социаль челтәрләрдә туры эфирлар үткәрелде.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев