Эксперт: Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш
ҖӘМГЫЯТЬ

Эксперт: Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш

Яңартылган Конституциядә РФ Хөкүмәтенең җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыру — дөрес юнәлештә бер адым, дип саный Казан котокафесы директоры Ольга Александрова.

 

«Бу ышанычлы адым. Әмма иң мөһиме — хайваннарга карата мөнәсәбәтне җәза аша түгел, ә тәрбия аша үзгәртергә кирәк», — дип билгеләп үтте Александрова.

Аның сүзләренә караганда, үсеп килүче буынны тәрбияләү нәтиҗәсендә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкин. «Балалар хайваннар белән күбрәк аралашкан саен, алар кешелеклерәк була башлый», — дип өстәде котокафе директоры.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев