Ел башыннан мошенниклар татарстанлылардан миллиардтан артык урлаган
Ел башыннан мошенниклар татарстанлылардан 1 млрд 211 млн сум урлаган.
Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМ УБК бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.
"Ел башыннан Татарстанда 3 437 мошенниклык очрагы теркәлгән. Мошенниклар барлыгы 1 млрд 211 млн 729 мең сум урлаган", - дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Бу шактый зур сумма, әмма ул узган ел белән чагыштырганда 53 млн га кимрәк, дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев