«Ел китабы» конкурсы җиңүчеләре  арасында безнең якташыбыз да бар
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ел китабы» конкурсы җиңүчеләре арасында безнең якташыбыз да бар

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2018» конкурсына йомгак ясады. Бу хакта ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Конкурста 323 китап катнашты, шуларның 57-се – чәчмә әсәрләр (проза), 52-се – тезмә әсәрләр (шигърият), 29-ы – балалар әдәбияты, 45-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 84-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 56-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2018 елда дөнья күргән, 2019 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның мең ярым китапханәсе катнашты

 «Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 урынга Гәрәй Рәхимнең «Иске самавыр торбасы» китабы лаек булган.

 

 

 https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев