“Ел студенты” премиясенә гаризалар кабул ителә
Гран-при иясен “Алгарыш” программасы буенча дөньяның теләсә нинди уку йортында стажировка һәм якты киләчәк көтә.
Быел конкурс юбилейлы 20нче тапкыр үткәрелә. Замана таләпләрен исәпкә алып, номинацияләрне дә күбәйткәннәр – быел алар 20гә җиткән. Араларында коллектив исеменнән бирелә торганнары да, шәхсән ирешелгән уңышларны исәпкә ала торганнары да бар.
- Гариза бирү кампаниясе 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, әмма без аны тагын берничә көнгә озайтырга планлаштырабыз. Читтән торып катнашу этаплары 15-25 ноябрь көннәрендә узачак. Катнашучыларга үз портфолиоларын әзерләргә һәм казанышлары турында сөйләргә кирәк булачак. Аннары 2-16 декабрьдә көндезге этапта мәктәп укучылары һәм студентлар алдында үз-үзләрен тәкъдим итәргә һәм чыгыш ясарга кирәк булачак, - ди ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев