Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Элек хөкем ителгән Лениногорск пенсионерын дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәттеләр

Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясе тарафыннан хөкем ителгәннәргә ярдәм чаралары үткәрү дәвам итә.

Алар бик күп төрле, шул чаралар арасында дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтү бар. 

Россия Федерациясе һәм  Татарстан республикасы Дәүләт хезмәтләре порталын өйрәнү һәм  файдалануга юнәлдерелгән адреслы ярдәм алучыларның берсе –  шәһәрдә яшәүче 78 яшьтәге хөкем ителүче.

Пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров, башкарма пробация эшчәнлеге кысаларында, Лениногорскиның үзәк китапханәсендә адреслы ярдәмне оештырды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре төрле дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлекләре, шул исәптән мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнлеге турында сөйләделәр.

Дәүләт хезмәтләре сервисларыннан файдалануга өйрәтү барышында «Пенсионерларга ярдәм» һәм «Шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгы һәм аларны яклау” бүлекләренә аерым игътибар бирелде.

 Пробация кысаларында ярдәм алган өлкән яшьтәге хөкем ителүче шәһәр предприятиеләренең берсендә токарь булып эшли. Аның өчен дә  дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнү һәм файдалану тормышның аерылгысыз өлеше булып тора.

Моннан тыш, өлкәннәр көне алдыннан Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясе сугыш һәм хезмәт ветераннары җирле советы белән берлектә шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырган иде.  Өлкән яшьтәге ир-ат бу чарада да катнашты.

 

фотолар: А.Насыйровтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев