Элеккеге ир белән хатын бер-берсеннән нинди очракларда алимент таләп итә ала?
ҖӘМГЫЯТЬ

Элеккеге ир белән хатын бер-берсеннән нинди очракларда алимент таләп итә ала?

Ир белән хатын аерылышканнан соң, балаларга алимент түләү ата-ананың берсенә билгеләнә.

Әмма, кайбер очракларда, ир яки хатын мондый түләүне элеккеге тормыш иптәшеннән үзе өчен таләп итә ала. Моның нинди очракларда мөмкин булуы турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Үзе өчен алимент түләүне түбәндәге категориядәге татарстанлылар рәсмиләштерә ала:

  • аерылышканнан соң 12 ай эчендә хезмәткә сәләтсез элеккеге ир яисә хатын, әмма икенче ир яисә хатын хезмәткә сәләтле булу шарты белән;
  • аерылышканчы көмәнле булган элекке хатыны;
  • өч яшькә кадәрге уртак бала тәрбияләүче элекке ир яисә хатын (бу очракта алиментны үзеңә дә, балага да алырга мөмкин);
  • 18 яшькә кадәрге уртак инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган элекке ир яисә хатын (бу очракта алиментны үзеңә дә, балага да алырга мөмкин);
  • элекке пенсионер ир яки хатын, аерылышканнан соң 5 елдан да соңга калмыйча пенсиягә чыккан очракта.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/08/180295/

© Ватаным Татарстан

 


Нет комментариев