Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эльмира Әхмәтова: "Балаларым исән-сау булсыннар"

Язмам геройлары – авылда яшәп, балалар тәррбияләүче, мал-туар асрап, бакчада да эшләргә җитешкән ӘНИЛӘР.  Эльмира Әхмәтова Сарабиккол авылында яши. Моннан 22 ел элек әни булу хисен татыган, беренче кызы Айгөл дөньяга килә.

Аңардан соң тагын ике бала туа: Адилә, ул хәзер 10 сыйныфта укый, төпчеге – малай, Ильмир 4 сыйныфта белем ала. 
-    Үзем гаиләдә бер генә кыз булып үстем, шунлыктан берничә бала үстерәсе килде. Әле дә балалар бар, дип куанам. Хәзер ирем үлгәнгә сигез ел. Миңа  балаларым  зур терәк, таяныч булдылар. Кайгыны да, шатлыкны да бергә бүлешеп яшибез. Бөтен эштә булышалар, эшнең җаен беләләр, - дип балалары турында шатланып сөйли Эльмира.

Ул кызларым белән подружкалар кебек без, серләребез дә уртак, ди. Иртә кияүгә чыккач, кызларым куып җитте, дип тә өсти. Айгөл әнисен әби иткән бит әле: онык бүләк иткән. Хәзер Эльмира 3 яшьлек Денис өчен куанып яши. Әби булгач, онык өчен дә җаваплылыкны тоярга кирәк шул. Юкка гына, баланың баласы балдан татлы, дип әйтмиләрдер.

Үзенең әнисе дә аларда тора икән. Бер йортта берничә буын бергә дус булып яшиләр.

Әйе, 32 яшендә тол калып, Эльмирага тормыш йөген тарту җиңелләрдән булмагандыр, ләкин ул зарланып тормый. Әле өстәвенә кыю ханым икән. Рульгә дә утырган. “Элек машинада, рульдә йөрермен дип уйламадым да,  кирәге дә чыкмады. Әле дә баягы шул балаларым үгетләп, әни, давай, машина йөртергә укырга, права алырга дип әйткәч, риза булдым. Тормыш өйрәтә, хәзер менә машина да йөртәм”, ди ул. 

Алар балалар белән бергәләп концертларга, тамашаларга да еш йөриләр. Балаларга карата таләпчән булмавын әйтте. “Бу тормышта минем өчен иң әһәмиятлесе – балалар. Алар исән-сау булсыннар”, ди Эльмира.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

Розалия Мостафина 

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев