Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирымны банк тартып ала. Нишләргә?

Ипотека буенча бурычларым булу сәбәпле банк фатирны тартып ала. Яшәр урынсыз һәм теркәлүсез калам. Банк та акчалата түләү бирергә уйламый. Нәкъ менә шундый шартларда бу законлымы?

Кредит бурычы 3 айдан да артык түләнмәгән яисә кредит шартнамәсе шартларын башкача бозган очракларда залог мөлкәтен алу канунлы.

Банк үзе фатирны ала алмый. Аңа судка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле суд акты алырга туры киләчәк.

Шуннан соң фатир сатуга куелачак. Әгәр дә сез фатирны үзегез сатып алмасагыз, аны өченче затларга сатарга мөмкиннәр.

Шул ук вакытта, сатудан сумма тулысынча ипотека бурычын, шулай ук сатуны оештыруга тотылган чыгымнарын капласа гына, сез акчалата түләү алырга хокуклы.

Калган акчаны сезгә кайтарырга тиешләр.

http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/fatirymny-bank-tartyp-ala-nishlrg

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев