Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Федерация Советы укытучыларның хезмәтенә яңача түләү тәртипләрен эшләүгә кушылды

Укытучыларның хезмәте өчен түләү системасын камилләштерү эше башланды.

Россиянең Федерация Советы педагогларның хезмәт хакларын исәпләү тәртипләрен камилләштерүдә үз тәкъдимнәрен әзерләү өчен эшче төркемгә вәкилләр юллады.

«Укытучыларга түләнә торган хезмәт хакы педагогның квалификация дәрәҗәсенә, укыту сәгатьләренә тәңгәл килсен, гадел булсын өчен, хакимият яңа проект эшли. Федерация Советы әлеге эшче төркемдә катнаша», – диде Югары палата спикеры Валентина Матвиенко Санкт-Петербург халкы белән очрашу вакытында.

Федерация Советы рәисе Санкт-Петербургта укытучыларның уртача хезмәт хакы 65 мең сум булуын да ачыклап үтте. Эшли генә башлаган педагоглар исә 38 мең сум ала.

Россиянең Дәүләт Советында ясаган чыгышында Президент Владимир Путин хезмәт хакларын түләү системасын камилләштерергә кирәклеген әйткән иде, ләкин ул чакта «хакимияттәге кайбер коллегаларыбызны» куркытмас өчен, детальләргә тукталып тормады. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев