Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Февраль аенда Лениногорск үзәк китапханәсендә Тукай елын ачу чарасы узачак

2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.

Лениногорск районында әлеге әһәмиятле дата уңаеннан чаралар башланды инде. Гомумән, бу ел Тукай рухы белән үтәчәк.

Гыйнвар аенда, төгәлрәге 8 гыйнвардан “Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе” республика проекты башланып китте.

Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында әдәби клублар эшли башлады. Клубларда очрашулар вакытында Тукай мирасы өйрәнелә.

-    Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Әдәби пәнҗешәмбе – “Литературный четверг” әдәби клубы утырышы кысаларында бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен укыйбыз. Клуб утырышы һәр пәнҗешәмбе саен була. Очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлана. Теләүчеләр безнең китапханәдә узучы проектка кушыла ала, - ди үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова.

12 февральдә  Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Тукай елын ачуга багышланган чара үтәчәк.

Ләйсән Таһир кызы Тукай елына карата планлаштырылган чаралар белән уртаклашты:

“Тукайның 140 еллыгында без – китапханәчеләр шәһәр мәктәпләренә барып, укытучылардан һәм укучылардан Тукай шигырьләрен укытып, видеороликларга төшерәчәкбез. Моннан тыш төрле һөнәр ияләре дә шагыйрьнең шигырьләрен укыячаклар. Апрель ае – Тукайны бүләк иткән ай. Шуңа бу чорда үзәк китапханәдә әдәби калейдоскоп, әдәби квиз планлаштырылган. Шәһәр урамнарында Тукайны якыннарак белү максатыннан, викторина үткәрү күздә тотыла. Моннан тыш алтынчы муниципаль онлайн-фестиваль – “Әллүки” уздырылачак”, - дип сөйләде ул.

 

фото: Зеленая Роща китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев