Февраль белән мартта һава торышы нинди булачак?
Ноябрь аеннан бирле кар яумаган бер генә атна да булмаган икән һәм моңа сөенергә генә кирәк.
Аграрийлар әйтүенчә, басулар дымга тиенеп кала.
Һава температурасы -20 градустан түбәнрәк төшкән бердәнбер көн – 5 гыйнвар булган. Гадәттә, уртача климатик норма буенча андый көннәр алты-җиде була икән.
– Шул ук вакытта мондый җылы көннәр өчен метеобәйле кешеләргә “түләргә дә” туры килде. Гыйнварда һава басымының кинәт төшүе унөч тапкыр күзәтелде, – диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.
Белгечләр алдагы айларда нинди һава торышы көтеләчәген дә хәбәр итте. Февраль ае климатик нормадан 1,5 градуска югары булачак. Явым-төшемнәр норма буенча – 34 мм булыр дип көтелә.
– Март язның беренче ае саналса да, ул чынлыкта кыш. Күпьеллык кклиматик күрсәткечләрдән күренгәнчә, чын яз 31 март-3 апрель аралыгында башлана. Мартта һава температурасы да, явым-төшем дә климатик нормада булачак, – диде Юрий Переведенцев.
Тулырак: http://shahrikazan.ru
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев