Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин “Россия милләте” ордены белән бүләкләнгән

Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин ТР Дәүләт Советы Рәисенә Гомумроссия иҗтимагый берләшмәсе берлеге гамәлгә куйган "Россия милләте" ("Российская нация") орденын тапшырды. Гомуммилләт иҗтимагый бүләге 2008 елда гамәлгә куелган. Орден белән Россия милләте һәм дәүләте алдындагы казанышлары, милли бергәлекне, Россия дәүләтен ныгытуга, гражданлык җәмгыятен, социаль-иктисадый үсешен,...

Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин ТР Дәүләт Советы Рәисенә Гомумроссия иҗтимагый берләшмәсе берлеге гамәлгә куйган "Россия милләте" ("Российская нация") орденын тапшырды.
Гомуммилләт иҗтимагый бүләге 2008 елда гамәлгә куелган. Орден белән Россия милләте һәм дәүләте алдындагы казанышлары, милли бергәлекне, Россия дәүләтен ныгытуга, гражданлык җәмгыятен, социаль-иктисадый үсешен, этникара килешүне һәм конфессияара диалогны тәэмин итүдә, ксенофобияне һәм экстремизмны кисәтүдә өлеш керткән һәм башка хезмәтләр өчен Россия Федерациясе гражданнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр, учреждение һәм оешмалар бүләкләнә.
"Россия милләте" орденын гамәлгә куйган Гомумроссия берлеге башында танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре тора, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мухаметшин