Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә ветераннарын җыйды
Шәһәрдәге Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә әлеге системада эшләгән ветераннарын Өлкәннәр көненә багышланган «Кунакчыллык традицияләре» кич утыруына чакырды.
Бәйрәм кунакларын Лениногорск үзәк китапханәсе директоры Гөлнара Хәсәнова һәм элеккеге директор Раиса Добрынина сәламләде.
Чәй мәҗлесе вакытында кунаклар шигырьләр укыдылар, җыр һәм бию жанрларында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, эш елларын, укучыларын искә төшерделәр.
Милли бүлек китапханәчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарованың чыгышы бәйрәмгә музыкаль бүләк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев